Табигатькә яз килде. Яз бар тереклекне уята. Бу ел фасылы Нәүрүз бәйрәмен алып килә. Нәүрүз-игелек,дуслык бәйрәме.Ул тынычлыкка,матурлыкка өндәүче бәйрәм.18 март көнне Акбуре авылында Нәүрүз бәйрәме үткәрелде.Бәйрәм моңлы азан тавышы белән башланып китте.Җырлы-биюле бәйрәм чәй табыны янында дәвам итте.Бәйрәмгә килгән апа-абыйлар,балалар “Карга боткасы” ашап ,самавардан тәмле чәй эчеп сыйландылар.Балалар рәхәтләнеп уйнадылар,күңел ачтылар.Хәркем бәйрәмнән канәгать калды.
Язлар ,җәйләр имин килсен,
Күк йөзе аяз булсын.
Барчабызга сәламәтлек,
Бәхетләр алып килсен!
Нәүрүз мөбарәк булсын!
, , , , ...
|