Четверг, 25.04.2024, 09:22
Приветствую Вас Гость | RSS

Новошешминская ЦБС

Меню сайта
Статистика
Форма входа
Логин:
Пароль:

Главная » 2017 » Апрель » 25 » “Яшим-димәк, яратам!” исемле әдәби кичә.
10:32
“Яшим-димәк, яратам!” исемле әдәби кичә.

       Акбуре авылы мәдәният йортында күренекле татар язучылары катнашында татар теле көненә багышланган “Яшим-димәк, яратам!” исемле әдәби кичә уздырылды. Кичәгә татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәчеләр, музей хезмәткәрләре һәм районның китап сөючеләре җыелган иде. Әлеге кичә Акбүре мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Салисә Минкәева истәлегенә багышланган иде. Кичәдә шулай ук аның кызы, китап укучылар арасында танылып өлгергән шагыйрә Ландыш Габдрахманованың “Яшим-димәк, яратам!”исемле китабына презентация дә күрсәтелде.

     Очрашуда Ркаил Зәйдулла ( шагыйрь, прозаик, драматург һәм публицист, тәрҗемәче һәм фикер иясе, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты, Габдулла Тукай исемендәгедә дәүләт премиясе лауреаты,”Идел” яшьләр журналына нигез салучыларның берсе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, “Гаилә һәм мәктәп” журналының баш мөхәррире), Газинур Морат ( татар шагыйре, журналист һәм публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТатарстанныңГабдулла Тукай исемендәге премиясе, Муса Җәлил премиясе, Татарстан язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләге лауреаты), Салисә апаның хезмәттәшләре, Ландышның классташлары, Зирекле авылының халык иҗаты һәм көнкүреше музее директоры Мидхәт абый Газыймов һәм башкалар үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар. Кичә җыр, бию,шигырьләр белән үрелеп барды. Ландышның чыгышы тамашачыларның күңелен яулап алды. Кичәнең ахырында автор үзенең әнисенә багышланган шигырьләре белән тамашачы күңелен тагын да дулкынландырды. Шагыйрә авылдашларына, кичәне оештыручыларга үзенең олы рәхмәтен белдерде.

, , .

Просмотров: 767 | Добавил: gulnur | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Календарь
«  Апрель 2017  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930