Вторник, 23.04.2024, 17:22
Приветствую Вас Гость | RSS

Новошешминская ЦБС

Меню сайта
Статистика
Форма входа
Логин:
Пароль:

Главная » 2017 » Ноябрь » 7 » “ТАССР да туганнар” встреча поколений.
08:47
“ТАССР да туганнар” встреча поколений.

       Зирекле авыл мәдәният йортында ноябрь аенда билгеләп үтеләчәк Халыклар бердәмлеге, ТР Конституциясе көннәрен билгеләп “ТАССР да туганнар” , дип аталган бәйрәм чарасы үтте. Әлеге бәйрәмгә өлкән буын кешеләре- “Кичуй” колхозында эшләп лаеклы ялда булучы авыл хуҗалыгы хэзмәтчәннәре һәм хәзергесе вакытта “Садыков М.Х.” КФХ эшчеләре чакырулы иде.

      Бәйрәм ТР сы конституциясе турында , ТАССР 100 еллыгына багышланган һәм ул еллардагы авылдашларның тормышын , хэзмәтләрен яктырткан слайд –презентация күрсәтү, җыр, бию, тәбрикләүләргә үрелеп барды.

Тамашачылар, кунаклар ул елларда колхоз җитәкчесе булып эшләгән Фасахов Рифкат Гаязовичның чыгышын, озак еллар авыл советы председателе булып эшләгән Кадрия Хамитовнаның чыгышын, Садыков Марат Хаметзакировичның тәбрикләүләрен тыңладылар, олыраклар үзләренең хэзмәт елларын искә алып чәй табыны артында матур итеп гапьләшеп утырдылар. Авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хэзмәткәрләренең чыгышларын яратып карадылар.

, ,

Просмотров: 910 | Добавил: gulnur | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Календарь
«  Ноябрь 2017  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930