Четверг, 18.04.2024, 20:09
Приветствую Вас Гость | RSS

Новошешминская ЦБС

Меню сайта
Статистика
Форма входа
Логин:
Пароль:

Главная » 2018 » Февраль » 5 » Поздравление юбиляра!
12:54
Поздравление юбиляра!

     Акъяр авылында яшәүче Альберт абый Камаловка 3 февральда 80 яшь тулды. Егетләрчә төз, җитез гәүдәле, кайчан карасаң да нидер эшләп йөрүче тиктормас бу абыйны әле 80 яшьлек бабай дип тә булмый!

      Альберт абый гомер буе механизатор, комбайнчы булып эшләгән. Урып - җыюда күп тапкырлар алдынгы булган. 1998 елда 60 яшен тутырып лаеклы ялга чыккач та ул яраткан эшеннән туктамый, колхозда тагын алты еллап эшли. Хезмәт стажы илле елга җыела, Альберт Шәйдулла улы – хезмәт ветераны. Тормыш иптәше фермада сыер сауган,бик тырыш, бик булган хуҗабикә иде. Кайнанасы Әминә әби белән бергә 40 еллап яшәделәр. Инде ике ел Альберт абый ялгыз яши. Кызлары Альбина, Әнүзә кияүләре, оныклары, ике оныкчыгы да һәрвакыт аның янына кайтып хәлен белеп, кунак булып, кунак итеп яшиләр. Юбилей көнендә мәдәният хезмәткәрләре Рамилә Халикова һәм Әнисә Фархаева аны өенә барып котладык. Һәм үзебезнең изге теләкләребезне җиткердек.

Просмотров: 619 | Добавил: gulnur | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Календарь
«  Февраль 2018  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728