Акъяр авылы китапханәсендә “Хезмәтенә күрә хөрмәте “дип аталган кичә үткәрелде.Кичәгә гомер буе колхозда сыер савучы булып эшләгән,тырыш һәм нәтиҗәле хезмәте өчен “Хезмәт даны ордены “,”Социалистик ярыш алдынгысы” дигән значоклар ,грамоталар белән бүләкләнгән Кәлимуллина Галия Сагир кызы чакырылган иде .Кичәдә мәктәп балалары,укытучылар,мәдәният хезмәткәрләре катнашты.Китапханәче Галия апаның тормыш юлы белән таныштырып үтте. Бергәләп аның фермада эшләгән вакытларын искә төшердек,фотографияләрен карадык,балалар зур кызыксыну белән орден алу тарихын тыңладылар.Китапханәче балалар белән бергәләп хезмәт темасына мәкальләрне искә төшерде.Галия апаның бертуган сеңелесе Рәисә апа апасына багышлап матур җыр башкарды,балалар да үз һөнәрләрен күрсәттеләр.Соңыннан бергәләп чәйләр эчтек.
, , 
|