21 февраль – Халыкара туган тел көне итеп билгеләнеп үтә, әлеге уңайдан Зирекле авыл китапханәсе башлангыч сыйныф укучылары өчен “Җыр булырлык сүзләр биргән,Туган телем, рәхмәт сиңа!” , дип исемләнгән бәйрәм оештырды һәм күргәзмә төзеде. Укучылар ”Газиз туган телем” исемле викторина сорауларына җаваплар эзләделәр, шигырь сөйләүдә көч сынаштылар. Бәйрәмебезне “И, туган тел “ җыры белән тәмамладык. Әлеге мәдәни чара укучыларда туган телне, әдәбиятны тирәнтен өйрәнүгә кызыксыну уяту,милли горурлык хисләре тәрбияләү, халкыбызның бай, рухи мирасын барлауга ихтыяҗ тудыру максатыннан оештырылды.
|