Акъяр авыл китапханәсендә “Халкымның күңел җәүһәрләре” исемле фольклор сәгате үтте. Китапханәче балаларны татар халык иҗаты : әйтемнәр, йола һәм уен җырлары,тизәйткечләр белән таныштырды.”Йөзек салыш”,”Сукыр тәкә”,”Ватык телефон”,”Кульяулык салыш” уеннарын балалар яратып уйнадылар. Бергәләп : “Без,без,без идек, Без 12 кыз идек Базга төштек Май ашадык. Келәткә кердек Бал каптык. Кап та коп Авыз йом !” -дип әйтеп “Кем озак сөйләшми торала”ны уйнау балаларга бик ошады.
, , .
|