Бүген Акбүре авылында изгелек көне уңаеннан мәдәният йорты,китапханә,мәктәп укучылары белән берлектә һәйкәл яны территориясе кардан чистартылды. Яхшылык эшләү һәр кешенең кулыннан килә.Ул бик зур һәм кечкенә эшләрдә чагыла.Дустыңа,күршеңә,туганыңа һәм хәтта бөтенләй таныш булмаган кешеңә елмаеп карау,егылса кул бирү,булдыра алганча авыр хәлендә ярдәм итү,яхшы бүләкләр,яңалыклар белән шатландыру-болар барысы да яхшылык инде.
|