Суббота, 20.04.2024, 12:41
Приветствую Вас Гость | RSS

Новошешминская ЦБС

Меню сайта
Статистика
Форма входа
Логин:
Пароль:

Главная » 2018 » Сентябрь » 12 » әңгәмә - дәрес “Кешенең бәхете үз кулында”.
15:09
әңгәмә - дәрес “Кешенең бәхете үз кулында”.

    Бүген, 11 сентябрьдә Бөтенроссия аеклык көне билгеләп үтелә. Аның максаты - хәмернең зыяны хакында кабат искә төшерү, алкоголизмга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү. Алкогольгә бәйлелек бүгенге җәмгыятьнең иң зур проблемаларының берсе. Ул халыкны киләчәгеннән мәхрүм итә. Шул уңайдан Акбуре авылы мәктәбендә 7,8,9 сыйныф укучыларына “Кешенең бәхете үз кулында” дигән әңгәмә -дәрес үткәрелде. Укучылар белән эчкечелекнең куркыныч авыру булуы,сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләшү алып барылды.Эчкечелек нәрсәгә китерә, алкоголизмны кисәтү турында китаплар таратылды.Һәм Хәсән Сарьянның “Бер ананың биш улы” исемле әсәре тәгъдим ителде.Әсәрдәге һәр язмыш үзенчәлекле.Әйе,биш бертуган улның биш төрле язмышы...Сугышта катнашып та исән-сау кайткан уллары турында.Укучылар әсәрнең вакыйгаларын үз күңелләре аша үткәрделәр.Уңай күренешләрдән үзеләренә фәһем, тискәре күренешләрдән гыйбарәт алдылар.Бүгенге дәрескә эпиграф итеп мин халык әйтемен алдым.Халык әйтсә хак әйтә,ди.”Кешенең бәхете – үз кулында”.Әйе һәрбер кеше үз язмышына үзе хуҗа.Менә укучыларга да бик аз вакыт калды,тиздән алар да зур тормышка аяк басачаклар.Укучыларга тормышның тискәре күренешләренә, яман гадәтләренә баш имәскә дип теләк телисе килә. Язмышыгызга үзегез хуҗа булыгыз.Сезнең бәхетегез үз кулыгызда!

 

Просмотров: 597 | Добавил: gulnur | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Календарь
«  Сентябрь 2018  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930