Пятница, 19.04.2024, 21:16
Приветствую Вас Гость | RSS

Новошешминская ЦБС

Меню сайта
Статистика
Форма входа
Логин:
Пароль:

Главная » 2018 » Сентябрь » 26 » «Эх, тәмле, бигрәк тәмле бәрәңге!»
11:42
«Эх, тәмле, бигрәк тәмле бәрәңге!»

     25 нче сентябрь көнне Акъяр авылы мәдәният йортында “эх, тәмле, бигрәк тәмле бәрәңге!” дип аталган, икенче икмәгебез - бәрәңгегә багышланган бәйрәм чарасы үткәрелде. Чарага алдан ук әзерләндек: әлеге яшелчәләрнең иң зурларын һәм үзенчәлекле формадагыларын сайлап читкә алып куя бардык. Акьяр башлангыч мәктәп укучылары бәрәңгедән төрле әйберләр ясадылар, шигырьләр һәм җырлар өйрәнделәр. Китапханәче “Күп укысаң ,күп белерсең” дип исемләнгән китап һәм яшелчәләрдән күргәзмә оештырды.Яшелчәләр турында табышмаклар әйтеп ,Газиз Мөхәммәтшинның “Ике әби бәрәнге ала” хикәясен кычкырып укыды. Бәйрәмдә шулай ук шушы көнне сиксән яшен тутырган Хайруллина Әлфия Идрис кызын мәдәният хезмәткәрләре һәм балалары юбилее белән котладылар. Бу чараны зурлап килүче Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, һәвәскәр композитор Радик Халиковның чыгышы тамашачыларның күңелләренә хуш килде. Бәйрәм бәрәңгедән әзерләнгән ризыклар тулы чәй өстәле артында дәвам итте. “Иң тәмле ризык” дип көлдә пешкән бәрәңгене атадык.

, , , ,

Просмотров: 691 | Добавил: gulnur | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Календарь
«  Сентябрь 2018  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930